Саннар артында – фаҗигаләр, кеше гомере
Район хәбәрләре

Саннар артында – фаҗигаләр, кеше гомере

Юл иминлеге бүгенге көндә иң күп сөйләнелгән һәм актуаль темаларның берсе

Район юлларындагы иминлек, кагыйдә бозулар, һәлакәтләр турында атна саен язып торабыз. Үлүчеләр саны арта. Күпме генә әйтелсә дә, кисәтелсә дә кагыйдә бозулар кимеми.

Көз аена кердек. Көннәр кыскарды, хәзер бик тиз караңгы төшә. Бу чорда шоферлар, җәяүлеләр өчен дә юлларда бик нык игътибарлы булырга кирәк. Шуңа да районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев белән көз ае, җәяүлеләр турында сөйләшәбез.

– Җәяүлеләрнең иминлеге турыдан-туры һәркемгә: машина йөртүчегә дә, җәяүленең үзенә дә, ата-анага да кагыла. Кайчак кешенең өенә исән-сау әйләнеп кайтуы гади гамәлләрдән тора. Сүземне гомуми һәлакәт саннарыннан башлыйсым килә. Агымдагы елның 8 аенда республика юлларында 1973 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 212 кеше һәлак булган, 2388 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 83 кә, тән җәрәхәтләре алучылар саны 131 гә кимегән, шул ук вакытта һәлак булучылар саны 13 кә арткан.

Районда 8 ай эчендә 75 юлтранспорт һәлакәте булды, аларда 9 кеше зыян күрде. Узган ел шушы чорда 83 юл транспорт һәлакәте теркәлде. Кызганычка каршы, республикада җәяүлеләр катнашында да фаҗигаләр булып тора.

- Республика юлларында да һәлакәтләр еш булып тора.

- Әйе шул. 8 ай эчендә 472 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 36 кеше һәлак булган һәм 452 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны – 14 кә, тән җәрәхәтләре алучылар саны 34 кә кимегән. Шул ук вакытта һәлак булучылар саны 5 кә арткан. Мондый күрсәткечләр һәлакәт нәтиҗәләренең аянычлы булуын күрсәтә – һәм бу аеруча игътибар итүне сорый. Фикеремне үтемлерәк итеп күрсәтер өчен берничә мисал китерәсем килә.

      Агымдагы елның 30 июлендә Яшел Үзән районында Volkswagen автомобиле йөртүчесе ике җәяүлене бәрдерә, алар юлны тиеш булмаган җәяүлеләр кичүе аша үткән. Нәтиҗәдә җәяүлеләр төрле җәрәхәтләр алган.    22 сентябрьдә Тукай районында 51 яшьлек Audi автомобиле йөртүчесе 63 яшьлек хатынкызны бәрдергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, хатынкыз РФ Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, автомобиль юлына чыккан.

Нәтиҗәдә җәяүле урында ук үлә. Шулай ук, 22 сентябрьдә, Яшел Үзән районында 50 яшьлек Honda автомобиле йөртүчесе җәяүлене бәрдергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, РФ Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тәүлекнең караңгы вакытында торак пункттан читтә яктылыкны кире кайтара торган элементларсыз йөргән. Нәтиҗәдә җәяүле урында һәлак була Яр Чаллыда Geely автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткәндә юл киртәсенә бәрелгән, аннары тротуар буйлап хәрәкәт иткән җәяүлене бәрдергән. Нәтиҗәдә җәяүле вафат була. Җәяүле катнашындагы һәр юл-транспорт һәлакәте очраклылык түгел, ә конкрет хаталар: игътибарсызлык, ашыгу, кагыйдәләрне санга сукмау нәтиҗәсе. Бу саннарның һәрберсе артында – кеше фаҗигасе, гаилә һәм якыннар өчен кайтарып булмаслык югалтулар.

- Көзге-кышкы чор башлану белән көннәр кыскара, җәяүлеләр хәрәкәтенең шактый өлеше эңгер-меңгер һәм тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Аларга да әйтер сүзегез бардыр.

- Дөрес әйтәсез. Шуңа күрә дә барлык җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланырга кирәклеге турында искәртеп үтәсе килә. Җәяүлеләр белән булган юлтранспорт һәлакәтләре элеккечә җитди проблема булып кала. Бигрәк тә көз һәм кыш җитү белән көн яктысы кыскару шартларында хәл аеруча кискен күренә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, куркынычларны киметүнең иң кулай һәм шул ук вакытта нәтиҗәле ысулы — яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану: алар җәяүлене ерактан ук сизелерлек итә һәм машина йөртүчегә карар кабул итү өчен кыйммәтле секундлар бирә. Шуңа күрә безнең уртак бурычыбыз күзәтчелекне көчәйтү һәм инфраструктураны яхшырту гына түгел, ә шулай ук куркынычсыз тәртип культурасын формалаштыру: кагыйдәләрне искә төшерү, куркынычларны аңлату һәм гади, әмма нәтиҗәле яклау чараларын күрсәтү.

Кыскача мәгълүмат

Яктылыкны кире кайтара торган элементлар – фараларның яктысын кире чыганакка кайтарырга сәләтле махсус материаллардан эшләнгән. Яктылыкны кайтара торган элемент таккан җәяүле фараларның якындагы яктысында 130-200 метр ераклыктан (аннан башка — 25-50 метр), ерак яктылыкта — 350- 400 метр ераклыкта күренә. Бу машина йөртүчегә карар кабул итү өчен 15-25 секунд вакыт бирә. Яктылык кайтару элементы куллану җәяүленең үлем куркынычын якынча 70% ка, ә тулаем алганда бәрелү куркынычын — 65-85% ка киметә.

- Җавапларыгыз өчен рәхмәт

 


Нет комментариев