Чыгышы басуга карап, ди "Ленин" агрономы
Районның авыл хуҗалыгы

Чыгышы басуга карап, ди "Ленин" агрономы

Узган атна ахырында ук уракка төшеп, башта арпа издереп, терлек азыгы буларак "колбаса" ясап салдылар монда.

- Былтыр аны 12 мең тирәсе әзерләгән идек. Быел да шул тирә булыр, мөгаен. - ди баш белгеч Әнәс Хәйруллин.

Бүгенге көндә көзге бодай суктыралар биредә. 8 комбайн - 2 "Палессе" һәм 6 чит ил комбайны басу әйләнә. Агрономнан көзге бодай чыгышы хакында да кызыксындым.

- Төрлесе бар, басуга карап гектарыннан 45 центнерлысы да бар, кимрәк тә чыга, - ди ул.


Нет комментариев