Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Районның авыл хуҗалыгы

Исерек йөртүче ясаган юл һәлакәтендә балалар имгәнгән

Авария кичә 17.28 сәгатьтә Казанның Мамадыш трактында булган.

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда исерек йөртүче ясаган күмәк юл-транспорт һәлакәтендә балалар зыян күргән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Һәлакәт кичә 17.28 сәгатьтә Мамадыш тракты белән Интернационал урамы чатында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Ниссан» кроссоверы белән идарә итүче исерек йөртүче светофорның кызыл төсенә чыгып, «Хендэ» җиңел машинасын бәрдергән. Бәрелешүдән соң Корея автомобиле каршы як полосага чыккан һәм светофорның кызыл төсенә туктаган «Опель» белән «Тайота» машиналарына бәрелгән.

«Һәлакәттә «Хендэ» автомобиленең йөртүчесе һәм өч пассажиры зыян күргән. Ир-атның, 4 яшьлек малайның һәм 3 яшьлек кыз баланың баш мие селкенгән. Пассажир хатын-кызның күкрәк читлеге сынган. Шулай ук «Ниссан» пассажиры да имгәнгән», — дип хәбәр иттеләр Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/07-08-2020/kazanda-iserek-y-rt-che-yasagan-yul-lak-tend-balalar-img-ng-n-5761876

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев