Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Районның авыл хуҗалыгы

«Тукай»да терлек азыгы әзерләү бара

9 июнь көнне Олы Әтнә фермасы артындагы люцерна басуында «Тукай»ның бөтен техникалары да эшләде бугай.

120 гектарлы люцерна басуында 2 «Ягуар» комбайны әйләнүдән тыш, күпсанлы «КамАЗ» машиналары һәм тракторлары басу-сенаж чокыры юлын таптадылар. Алдарак биредә «МакДон» комбайннары люцернаны егып чыктылар, ә «Ягуар»ларда эшләүче Фәрит Шаһидуллин, Петр Тимергалиев үләнне туратып, сенаж чокырына озата тордылар. Бик тиз тоттылар мондагы эшне. Комбайнчыларның алмашчылары Рәмис Хадиев һәм Рамил Фазылҗанов та бик тырыш, эшчән егетләр. Алар турында да газетабыз битләрендә бер генә язмадык инде.
Ә люцернадан сенаж салуга килсәк, бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү – һәм аны күп күләмдә туплау Татарстанда приоритет мәсьәләләрнең берсе.  «Тукай»да моны тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкаруларына иманым камил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев