Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Кетердәп торган кыяр

Кышка кетердәп торган кыяр ясап карыйк әле, дуслар!

3 литрлы банкаларны юып, стерильләштерергә куярга. Ул арада кирәкле ингредиентларны әзерләргә. Яңа җыелган вак кыярларны юып, башларын кисәргә. 3 л лы банкага хуш исле 3 түгәрәк борыч, 3 түгәрәк кара борыч, 3-4 канәфер, 1-2 лавр яфрагы, 2 тырнак сарымсак, 1 укроп башы, баллы борычны дүрткә бүлеп, шуның ике кисәген, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы салганнан соң, кыярларны тыгызлап тутырырга. Өстенә 1-2 помидор да куярга була. Банканы тутырганнан соң. кайнар су салынган табакка утыртып, төбен җылытып алырга. Бу өстенә кайнар су койганда банка шартламасын өчен эшләнә. Аннан банкаларга яңа гына кайнап чыккан су тутытырга. Тимер капкачларны суда кайнатып, банкага ябып торырга. Кайнар сулы кәстрүл төбенә сөлге салып, шуңа банкаларны тезәргә һәм 10 минут утта тотарга. Кәстрүлдән алгач, 3 л лы банкага 1 аш кашыгы исәбеннән 9%лы аш серкәсе салып, капкачларны ябарга һәм астын өскә әйләндереп, җылы әйбер каплап, банкаларны бер тәүлек тотарга, аннан кире әйләндереп куярга.

Чыганак: https://vk.com/public126625242

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев