Тәмле сыр - әзерләп карагыз!
Сыр пешереп карарга булдым. Шул кадәр тәмле булды сырым. Рецептын язып куям, сез дә ясагыз, сыйланыгыз.
Кирәк:
1литр сөт
1 кг эремчекне бергә кушып чуен кәстрүлдә, болгата-болгата кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткердем дә, эремчеген сөздем.
Шул ук кәстрүлдә
100 гр сыер маен эреттем,
2 йомырка
1 ч. к. тоз
1 ч.к.сода салып, эремчекне кушып болгаттым да, болгатканда кашыкка ияреп йөри башлаганчы пешердем. Барлыкка килгән массаны тәлинкәләргә салып суыттым.
Ник үзең пешергән һәр ризык шул кадәр тәмле була икән![]()
![]()
"Бисмилла"ны әйтеп, күңел җылыңны биреп пешергәнгә бит ул, әйеме, дусларым!?!
Өйләрегез ямьле, ризыкларыгыз тәмле, хәләл булсын дусларым!!!
Рецепт Кадрия Ишмурзинадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев