Үзең әзерләгән чебурек бик тәмле була
Рецептлар

Үзең әзерләгән чебурек бик тәмле була

Чебурек пешереп карагыз. Ул бик тәмле, гади, тиз әзерләнә.

Өйдәге чебуреклар юка һәм кетердәп тора, эче сусыл була.

Ингредиентлар

Камыр:

- 4 ст. он (стакан күләме-250 мл),

- 1,3 стакан су (320 мл),

- 2 аш кашыгы газлы минераль су - ул куыклык өсти,

- 1 йомырка,

- 2 аш кашыгы үсемлек мае,

- 0,5 чәй кашыгы тоз.

Фарш:

- 700 г фарш (катнаш),

- 350 г суган,

- 1/3 стакан кефир

- тоз,

- борыч.

- яшел тәмләткечләр һәм сарымсак, әгәр яратсагыз.

Эчлек

- Сыр (угычтан),

- Петрушка һәм укроп,

- һәм һәр чебурекка юка гына помидор кисәге.

НИЧЕК ӘЗЕРЛӘРГӘ???

Тоз һәм май салып су кайнатыгыз. Шунда ук анда төерләрен болгата-болгата ярты стакан он кайнатыгыз. Ул суынсын.

Аннары йомырка һәм мтинераль су өстәгез, акрынлап он өстәп болгатыгыз һәм камыр басыгыз. Ул 1 сәгать торсын.

Камырны өстәл теннисы зурлыгындагы шарлар кадәр итеп бүлгәләгез. Аларны 1 мм калынлыгындагы коймак кебек итеп җәегез.

Фаршны шуның бер яртысына салып җәеп, икенче ягы белән өстен капларга һәм бөрергә кирәк.

Чебурекларны кәстрүлдә яки табада кыздырылган майда, алтынсу-көрән төскә кадәр ике яктан кыздырырга.

Чыганак: https://vk.com/culinarymag


Нет комментариев