138 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Сәламәтлек

138 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 138 яңа очрагы ачыкланган.

98 пациент хастаханәгә озатылган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 155 929 очрагы ачыкланган, 150 660 кеше (шуларның 22се – узган тәүлектә) терелгән.

Коронавирус корбаннарының саны элеккечә кала – 1999.

Чыганак


Нет комментариев