Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дөньяда коронавирус авыруы йоктыручылар саны — 8, үлүчеләр саны 21 процентка арткан

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәрләреннән күренгәнчә, бер атна эчендә Covid-19 йогышының «дельта» штаммы табылган илләр саны 124 тән 132гә җиткән.

Бер атна эчендә дөньяда коронавирустан зарарлану һәм үлүчеләр саны арту күзәтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, җиде көн эчендә Covid-19 инфекциясенең 3,8 миллионнан артык очрагы ачыкланган, шулай ук вирустан 70 меңгә якын кеше үлгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Көн саен уртача 540 мең зарарлану очрагы турында хәбәр килә, ә алдагы атнада көн саен 490 мең кеше булды», — дип хәбәр итә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы.

Пандемия вакытында 193 миллионнан артык кеше коронавирус йоктырган, үлүчеләр саны 4,1 миллионнан артып киткән.

Авырулар санының Африкада — 9 процентка, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә — 7 процентка, шулай ук Көнчыгыш Урта Диңгездә 4 процентка кимүе күзәтелә. Шул ук вакытта көньяк-көнчыгыш Азиядә үлүчеләр санының шактый артуы теркәлгән, ул 30 процентка арткан. Яңа очракларның һәм үлүчеләр санының артуы шулай ук Төньяк һәм Көньяк Америкада күзәтелә – аларда ул 30 һәм 29 процентка арткан.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына хәбәр итүләренчә, бер атна эчендә Covid-19 «дельта» штаммы табылган илләр саны 124тән 132гә җиткән.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/28-07-2021/d-nyada-koronavirus-avyruy-yoktyruchylar-sany-8-l-chel-r-sany-21-protsentka-artkan-5831752

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев