Гипертонияне ничек танып белергә?
Бу хакта Әтнә үзәк район хастаханәсенең табиб-кардиологы Айгөл Гайнуллина сөйләде
“Минем практикада еш кына 200дән 110га кадәр кан басымы белән авыручылар очрый. Ә «Сезнең башыгыз кайчаннан бирле авырта?» дигән сораудан кешеләр агарып ук китәләр. Һәм мин һәрвакыт диярлек бер үк җавапны ишетәм: «Баш өч ел чамасы инде иртәләрен сыкрап тора, таблетка эчәм дә – эшкә китәм»...
Гипертонияне юкка гына «Акрынлап үтерүче» дип атамыйлар. Кан тамырлары еллар буе үзләрен сиздермичә торырга мөмкиннәр, шул вакыт эчендә аларның стеналарында вак ярыклар барлыкка килә, ә йөрәк спазмланган бу артерияләр аша канны куа торгач, арый. Аңлыйсыздыр, инсульт яки инфаркт кинәт кенә булмый. Аңа кадәр озакка сузылган “тынлык чоры” була – без аны гадәти хәл дип кабул итәбез.
Ни өчен бу проблеманы сизмәскә мөмкин?
Организм — искиткеч адаптация системасы. Ул югары кан басымына күнегә. Сәламәт кешене коточкыч фаҗигагә китерүче бу халәт, стажлы гипертоник өчен, баштарак, көндәлек тормышка әйләнә. Баш мие бу куркыныч турында сигналлар җибәрүдән туктый. Шуңа күрә бу очракта бары үз халәтеңә генә таянырга ярамый.
Кардиологка мөрәҗәгать итәргә сәбәп булган яшерен билгеләр:
Башның арткы өлеше, гадәттә, иртән уянуга ук авырта. Әгәр көндәлек мәшәкатьләрсез тыныч көн булса, төш вакытына ул үзеннән-үзе узып та китә. Йоклаган вакытта кан басымы күтәрелүнең классик мисалы бу.
Күз алдында «чебеннәр», томанлану яки икеләтелеп күрү очраклары да булырга мөмкин. Аеруча урындыктан яки караваттан кинәт торганда күзәтелә ул. Бу күз төбе кан тамырларының инде шактый интеккәнен аңлата.
Гадәти физик йөкләнеш вакытында тын бетү дә була. Әгәр, әйтик, лифтсыз югары катка менү яки туктап торучы автобуска кадәр йөгереп бару авырлашкан, әмма үпкәләрегез сәламәт икән – бу гипертензия фонында йөрәк җитешсезлегенең беренче билгесе булырга мөмкин.
Чигә тирәсендә пульс яки колактагы шаулау да хәтәр. Монысы, гадәттә, бүлмәдә йоклар алдыннан сизелә.
Салкын аяк синдромы яки хәтер начараю да яшерен билгеләр. Болары вак кан тамырлары тукымаларны туйдыруны тәэмин итә алмаганда, ә баш мие кислород дефициты кичергәндә барлыкка килә.
Шулай ук аяк балтырларында аз гына шеш булуы да бар. Кичкә таба носки балтырда үз эзен калдыра.
Бу очраклар булмасын өчен нишләргә соң диярсез.
Автомат тонометр сатып алыгыз
(35 яшьтән соң сәламәтлеккә иң яхшы инвестиция бу). Бик мөһим – кан басымын дөрес итеп үлчәгез:
– Туры итеп утырыгыз, арканы артка терәгез. Аякларны чалыштырмагыз.
Манжетаны калын свитер өстеннән түгел, ә ялан беләккә – йөрәк биеклегенә куегыз. Үлчәр алдыннан 5 минут тыныч кына утырыгыз, сөйләшмәгез. Ә кан басымын үлчәгәнче 30 минут алдан кофе эчә күрмәгез!
Нәтиҗәне язып барыгыз: өске (систолик) һәм аскы (диастолик) кан басымын төгәл күрсәтегез.
Норма – катгый рәвештә 139/89 мм терекөмеш баганасыннан түбәнрәк булырга тиеш. Моннан югарысы – диагноз кую өчен сәбәп булып тора. Әгәр бүген 142/92 булып, иртәгә 128/82 булса – бу да кан тамыры тонусында тотрыксызлык сигналы.
Йөрәк сәламәтлеге чек-листы – боларны белеп торыгыз:
– Соңгы атнадагы кан басымы саннарын беләм;
– Гаиләбездә 60 яшькә кадәр инфаркт яки инсульт очраклары булган;
– Минем тән массасы индексым (ИМТ) нормада;
– Ел саен диспансеризация узам.
Әгәр исемлекнең бер пункты буенча гына булса да шикләнсәгез яки кан басымыгыз 135/85 рамкаларыннан чыккан булса – кичекмәстән диагностикага килегез.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» төбәк программасы гамәлгә ашырыла.
Үзегезне саклагыз. Гипертония дәвалана, иң мөһиме — беренче билгесе булганчы ук аны вакытында ачыклау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев