Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимү дәвам итә.
Соңгы тәүлектә 97 кеше әлеге инфекцияне йоктырган, бер көн элек 100 очрак ачыкланган иде.
21 кеше (бер көн элек – 23 пациент) хастаханәгә озатылган.
Пандемия башланганнан алып Татарстанда 189 321 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган, 2 482 548 кеше тулы вакцинация узган.
Шул ук вакытта, республикада 186 348 кеше (шуларның 124се – узган тәүлектә) савыккан. Бер көн элек 139 кешенең терелүе турында билгеле булган иде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-songy-taulekta-koronavirus-infekciyasenen-97-ocragy-acyklangan-5862964
Нет комментариев