Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус китмәде

Район үзәк больницасының баш табибы Эльдар Яруллин сүзләренә караганда, коронавирус белән авыручылар саны кимүгә таба бара.

– Әмма бу авыртуның тагын кинәт кенә арту куркынычы бар. Коронавирус беркая да китми. Шуңа күрә аңа каршы вакцина ясауның иң ышанычлы юл булуын онытмыйк, – дип саный ул.

Ә саннарга килсәк, беренче чиратта 60 яшьтән өлкәннәргә вакцина ясау планы күз уңында булырга тиеш дип санала. Ул әлегә 71 процент дәрәҗәсендә генә. Ә гомумән алсак, районда барысы 9592 кешегә вакцина ясалган, бу планга карата 115,3 процент.

Бүгенге көндә дә авырулар саны шактый. Әйтик, 80 кеше амбулатор, ягъни, өй шартларында дәвалана. Стационар рәвештә 9 кеше дәвалана. Моннан тыш, Казанда дәваланучылар да бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев