Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ковидны кабат йоктыруның нинди куркынычы бар?

Коронавирусны яңадан йоктырган саен, авыру алдагыларына караганда катлаулырак узарга мөмкин, дип саный иммунолог Николай Крючков.

Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Табиб фикеренчә, хәзер илдә омикрон-штамм өстенлек итә, ул үлемгә сирәгрәк китерә, әмма аны яңадан йоктырган очракта, авыру катлаулырак уза. Белгеч моны күптән түгел уздырылган тикшеренүгә таянып әйтте.

Вирус организмда эз калдыра, ә организмның компенсация мөмкинлекләре чиксез түгел. Әгәр дә кеше беренче тапкыр авыруны җиңел кичергән икән, аның киләсе очраклары да шулай ук була дигән сүз түгел.

Иммунолог, әллә ничә тапкыр авырмас өчен, вакцина ясатырга һәм битлек киеп йөрергә киңәш итте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев