Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб коронавирустан прививканы ел саен август аенда ясатырга киңәш итте

Коронавируска каршы прививка ясау өчен иң кулай вакыт — август, ә грипптан — сентябрь–октябрь, ди табиб.

Киләчәктә коронавирустан вакцинация ясау өчен август иң кулай вакыт булачак. Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Коронавируска каршы прививка ясау өчен иң кулай вакыт — август, ә грипптан — сентябрь–октябрь», — диде белгеч.

Табиб сүзләренчә, кискен респиратор вируслы авырулар сезоны башланыр алдыннан прививка ясарга кирәк. Шул ук вакытта эсседә вакцина ясау киңәш ителми. Шуңа бәйле рәвештә, прививканы эссе көннәр узгач, август аенда ясарга киңәш ителә», — дип йомгаклады Тимаков.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/29-09-2021/tabib-koronavirustan-privivkany-el-saen-avgust-aenda-yasatyrga-ki-sh-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев