Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Сәламәтлек

Табиб-терапевт Алия Хөрмәтуллина киңәш итә

Сәламәт булыгыз!

Йөрәк-кан тамыры авырулары бөтен дөнья буенча иң беренче урында торуы беребезгә дә сер түгел. Әлбәттә бу безнең яшәү рәвешенә, ничек туклануыбызга, тирә-юнебездә стресслы ситуацияләрнең куп булуына бәйле! 
Йөрәк-кан тамырлары авыруына китерә торган күп төрле факторлар бар. Аларны ике төргә бүлеп була: без йогынты ясый ала торган hәм без йогынты ясый алмый торган. Әлбәттә без узебезнең яшебезгә, җенесебезгә, генетикабызга йогынты ясый алмыйбыз. Әмма дә ләкин без узгәртә ала торган күп төрле факторлар белән көрәшеп, үзебездә йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый калу яки булган очракта анын катлауланмавына йогынты ясый алабыз.
Нинди факторлар соң алар? 
— симерү
— түбән физик активлык 
— Чамадан тыш тоз куллану 
— Канда холестерин hәм глюкозаның нормадан югары булуы
— Тәмәке тарту 
— Хәмер куллану
— Кан басымын контрольдә тотмау 
Кызыклы факт: әгәр без үзебезнең авырлыгыбызны 10 кг. га булса да киметсәк, безнен кан басымы 10 мм. рт. ст төшәчәк.
Күп вакыт пациентларыбызда шундый сорау туа: кан басымын төшерә торган препаратларны даими эчеп торасымы?
Әлбәттә, әгәр сез шушы авыруга китергән факторларны киметсәгез, ягъни
-даими дөрес туклансагыз
— даими физик актив тормыш алып барсагыз
— канда холестерин hәм глюкозаны нормага житкерсәгез
— Тәмәке hәм хәмердән баш тартсагыз
— Кан басымыгыз нормага килсә, сез кан басымын төшерә торган препаратларны эчудән туктый аласыз! Башка очракта, сезгә даими рәвештә препаратларны эчәргэ, кан басымыгызны гел үлчәп, кан басымы көндәлегенә теркәп бару зарур! 
Йөрәк-кан тамыры авырулары булган пациентларыбызга рационга кирәкле күләмдә үсемлек hәм хайван аксымнарын куллану, күбрәк йогынты балык hәм башка дингез продуктларына бирергә кинәш ителә! 
Рационга калийга бай продуктлар өстәргә, көндәлек рационда яшелчә- җиләк җимеш 500 гр. нан да ким булмаска тиеш.
Тоз 5-7 гр. нан да артырга тиеш тугел. Ризыкны ашар алдыннан өстәмә тозлау тыела!
Майлы, кыздырылган ризыклардан, тоз күләме күп булган продуктлардан, полуфабрикатлардан, консерваланган продуктлардан читтәрәк тору, рационда алардан баш тарту киңәш ителә! 
Олы яшьтәге, йөрәк-кан тамыры авырулары булган пациентларыбызга «средиземноморск диетасы» киңәш итәм! Ул якларда йөрәк-кан тамыры авырулырының проценты түбән булу юктан тугел дип уйлыйм! Сәламәт булыгыз, узегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев