Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бер көндә ковид йоктыруның 3,7 меңнән артык очрагы ачыкланган

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 437 726 кеше ковидтан вакцинация узган.

 Узган тәүлектә Татарстанда 3727 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

«Авыручыларның 324е — балалар. 416 кеше хастаханәдә дәвалана», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда коронавирус йоктыруның 1846 очрагы, Чаллыда 563, Әлмәт районында 252, Түбән Камада 254 очрагы ачыкланган.

Антирейтингны Чистай (98 очрак), Азнакай (64), Бөгелмә (57), Лениногорск (49), Яшел Үзән (48), Тукай (42), Нурлат (40) дәвам итә. Узган тәүлектә ковид йоктырган яңа пациентлар республиканың 35 районында теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 76 883 тапкыр куелган. Татарстанда 48 077 кеше (узган тәүлектә — 2032 кеше) коронавирустан терелгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/15-02-2022/tatarstanda-ber-k-nd-kovid-yoktyruny-3-7-me-n-n-artyk-ochragy-achyklangan-5849412

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев