Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирусның 121 очрагы теркәлгән

Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән авыруның 121 яңа очрагы теркәлгән - алдагы көнгә караганда бу сан бишкә кимрәк. Бу хакта стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлардан билгеле булды.

Госпитализация кирәк булган пациентлар да кимегән: хастаханәләргә 37 кеше китерелгән. Алдагы тәүлектә андый авырулар саны 52 булган.

2022 елның 30 мае мәгълүматлары буенча, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 149 957 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 145 146 кешесе сәламәтләнде, соңгы көндә 99 пациент савыкты.

Бер көн эчендә төбәктә Covid-19 вирусыннан рәсми рәвештә бер генә кеше дә вафат булмаган. Шулай итеп, республикада коронавирустан вафат булган дип расланганнар саны элеккечә 1995 кала.

Шуның белән бергә, Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, SARS-CoV-2дән теркәлгән һәм теркәлми торган үлем очраклары саны арасындагы аерма федерациянең күпчелек субъектларында күзәтелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев