Татарстанда коронавирусның 47 яңа очрагы теркәлгән
28 июльгә Татарстанда ковидның 23 771 очрагы ачыкланган
Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 47 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авыруны 46 кеше аралашу ысулы белән йоктырган, бер очрак «читтән кертелгән». 24 кеше хастаханәгә салынган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Чир йоктыручыларның күбесе Казанда (24), аннан Нурлат һәм Чистай районнарында — өчәр, Чаллыда, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш һәм Сарман районнарында — икешәр, ә Актаныш, Әлмәт, Баулы, Биектау һәм Лениногорск районнарында берәр очрак теркәлгән.
28 июльгә Татарстанда коронавирусның 23 771 очрагы ачыкланган.
Татарстанда шушы чорда 21 116 кеше, шул исәптән 36сы узган тәүлектә, терелгән.
Барлыгы 792 427 кеше вакцинация узган (үсеш — 8 742), шуларның 564 879 ы икенче прививка ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев