Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 268 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«15 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 13, Чаллыда – 8, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарында – өчәр, Тукай районында – ике, Әгерҗе, Аксубай һәм Тәтеш районнарында берәр очрак ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 268 очрагы расланган, 18 181 кеше (шуларның җидесе – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 323 674 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, 226 987 кеше икенче дозаны да алган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/24-05-2021/tatarstanda-so-gy-t-lekt-tagyn-33-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5824360

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев