Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Узган тәүлектә 86 кеше коронавирустан терелгән.

Татарстанда узган тәүлектә 52 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 52 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, үсеш буенча - 24 233 очрак», - дип хәбәр итте ул.

ТР Баш санитар табибы урынбасары сүзләренчә, белгечләр тәүлек эчендә Covid-19га 8,2 мең тест үткәргән, барлыгы 3,1 миллионнан артык татарстанлы тикшеренү узган.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, коронавирустан 21 мең татарстанлы дәваланган, шул исәптән соңгы тәүлектә — 86 кеше.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/06-08-2021/tatarstanda-tagyn-52-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan


Нет комментариев