Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә 42 кеше коронавирус йоктырган

17 пациент хастаханәдә, 25 кеше өйдә дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 42 яңа очрагы ачыкланган. Дүрт кеше авыруны читтә, ә 38 кеше аралашу юлы белән йоктырган, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«17 пациент хастаханәдә, 25 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Авыручыларның иң күбе Казанда теркәлгән, монда 15 кеше авырый. Чаллыда 11 кеше вирус йоктырган. Шулай ук республиканың 12 муниципалитетында да коронавирус йоктыру очраклары булган.

Пандемия башланганнан бирле, республикада коронавирусның 22 680 очрагы теркәлгән. 20 329 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 20 пациент дәваланып беткән.

Татарстанда яшәүче 588 060 кеше ковидка каршы вакцина ясаткан. 407 548 кеше прививканың икенче дозасын да алган. Вакцина ясатучылар саны бер тәүлектә 5 713 кешегә арткан.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/06-07-2021/tatarstanda-uzgan-t-lekt-42-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5829318

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев