Әтнә халкы коронавирусның балаларда була торган төп билгеләрен белмидер дә әле?!
Сәламәтлек

Әтнә халкы коронавирусның балаларда була торган төп билгеләрен белмидер дә әле?!

Бизгәк тоту, косу һәм диарея - балаларда Covid-19 коронавирусының төп билгеләре.

Бу хакта PLoS Medicine басмасына сылтама белән «Известия» яза.

Тикшеренү Кытайдагы дүрт хастаханәдә уздырылган, анда бер айдан 12 яшькә кадәрле булган балаларны тикшергәннәр. Тикшеренү вакытында нәни пациентларда бу авыру җиңел яки уртача формада узган. 

Авыручыларның 76 процентында бизгәк булган, шул ук вакытта бу симптом инфекция йоктырган олы кешеләрнең 44 процентында гына күзәтелгән. Балаларның 62 процентында көчле ютәл, 12 процентында диарея һәм косу булган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/18-06-2020/kytay-tabiblary-koronavirusny-balalarda-bula-torgan-t-p-bilgel-ren-atady-5750443


Нет комментариев