Әтнәдә 5 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган
Сәламәтлек

Әтнәдә 5 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган

Татарстанда тагын 1127 кешедә коронавирус табылган.

«Ковид табылган 137 кеше хастаханәгә салынган. Йогышлы чир 18 яше тулмаган 181 балада ачыкланган», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 

Вирусны йоктырган кешеләр төбәкнең 45 муниципалитетында ачыкланган. Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән — 354 кеше. Әтнә районында 5 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган.


Нет комментариев