Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әтнәдә грипп теркәлергә тора

Әле иртәрәк кебек тоеламы, тик чир сорап килми. Саклану чараларын исегезгә төшерә торыгыз.

Әтнә район үзәк больницасына бер авыру мөрәҗәгать иткән.

- Авыртуның билгеләре гриппка бик охшаш, шунлыктан анализларын Казан шәһәренә тикшерергә җибәрдек. Расланырмы юкмы, әле әйтеп булмый. Республика башкаласында һәм кайбер районнарында грипп авыртуы инде теркәлде. Берьюлы А һәм Б төре бара.  Ютәлләүче, төчкерүче авыру кеше инфекция чыганагы булып тора. Аеруча беренче 3-4 көндә авыручыда башкаларга чирне йоктыру хәвефе көчле. Гриппның инкубацион вакыты берничә сәгатьтән 3-4 тәүлеккә кадәр күзәтелергә мөмкин. Авыру кискен башлана. Өшү, калтырау, баш авырту (аеруча маңгай һәм чигәләр), югары температура, куллар-аяклар, сөякләр, күзләр авырту, утка туры карап булмау күзәтелә. Көчле интокси­кациядә баш әйләнү, һуштан язу, аппетит булмау, укшыту, косу, борыннан кан килү булырга мөмкин. Беренче тәүлектә тамакның кибүе, әрнеп торуы, борынның тыгылуы хас. Икенче-өченче көннәргә коры ютәл, күкрәктә авырту тойгысы, бераз томау башлана", - ди район больницасының табиб эпидемиологы Азат Гыймадиев.

Әгәр авырыйсыз икән?

* Башкаларга йоктырмас һәм өзлекмәс өчен өйдә калыгыз, тышка чыкмагыз.

* Авыруны аяк өсте үткәрмәгез, ятыгыз.

* Үзегезне гаиләнең башка әгъзаларыннан мөмкин кадәр изоляцияләгез.

* Авыруның беренче билгеләрен сизү белән табиб чакырыгыз.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев