Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Атаргамы, ауларгамы, әллә...

Больницада педиатр бүлмәсенә керергә чират тора идек – сер түгел, анда чиратның беркайчан да беткәне юк – акырып елаган кыз баласын җитәкләп бер хатын килде.

Сорашасы да булмады, минем редакциядә эшләгәнне белгәнгә, “Газетага менә шундый хәлләрне язарга кирәк ул”, дип ачына башлады. Ә кыз баласы һаман елады... Олы Әтнә үзәгендә, төркем-төркем йөрүче этләр чолгап алганнар аны. Тешләмәгәннәр булса кирәк, әмма әле формалашырга да өлгермәгән бала күңеле өчен искиткеч психологик җәрәхәт бу. Кемне гаепләргә? Әни белән мәктәпкә гаеп тагып булмый. Димәк, таякның авыр башы авыл җирлеге җилкәсенә төшә.

Ни кызганыч, хәзер кыргый этләрне атарга ярамый. Әллә нигә бер кайберләрен алып китеп, колакларына бирка тагып кире кайтаралар үзе. Шуннан соң ул этләр бозауга әйләнәләр дә, кешегә тими башлыйлар, күрәсең? Ә бит кыргый этләрне “нейтральләштерү”нең төп асылы – аларны кешегә тимәслек итү. Бирка такканнарының тешләре коела микән әллә?

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев