Әтнә районында яшәүче ир дүртенче баласын өендә үзе таптырган
Әтнә районында яшәүче ир дүртенче баласын өендә үзе таптырган, дигән хәбәр күпләрне шаккатырды. Әлеге герой атаның кем булуы белән кызыксынып шалтыратучылар да булды.
Чыннан да, буранлы көннәрдә районыбызда шатлыклы вакыйга булган. Бер гаиләдә дүртенче бала дөньяга килде. Вакыйга шулкадәр тиз була, сабый тизрәк дөньяга туарга ашыга. Көннең буранлы булуы да үз эшен эшли. Әти кешегә үз сабыен үзенә үк якты дөньяга туарга ярдәм итәргә туры килә.
Шулай итеп, гаилә башлыгына кендекче әти булырга туры килгән. Герой, батыр йөрәкле әти кешедән бу хакта сораштык, әмма аларның үзләре турында яздырасылары килмәде. Аны да аңларга була. "Син бик батыр, герой икәнсең. Курыкмадыңмы?", - дип сорауга ул:
– Монда бернинди геройлык та юк. Мин хатыныма булдыра алганча ярдәм иттем. Ул үзе дә миңа ярдәм итте. Икебезнең югалып калмау инде бу. Шөкер, балабыз исән-сау. Хатыным да үзен яхшы хис итә. Без уйладык та, алай кычкырып йөрү килешмәс дидек, –диде ул,.
Бу гаиләгә тигезлектә, матур гаилә булып яшәргә язсын. Шулай да алга таба бу күркәм гаилә турында язарга әле исәп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Кешегэ калган кон тан атмаган тон. Ярый алды -арты хэерле булган. Доресрэге унышлы булган . Юлга чыксаларга эш бик катлаулы булыр иде. Исэн -сау эти -эни тигезлегендэ уссен . Тыйнак кешелэр икэн.
0
0