«Әтнә таңы»на - ункөнлек уза
Соңгы хәбәрләр

«Әтнә таңы»на - ункөнлек уза

Газета-журналларга язылу чоры әле генә тәмам­ланган кебек иде.

1 сентябрьдән 2027 елның I яртыеллыгына кабат язылу башланды. “Тизлек” заманында яшәсәк тә, газета-журнал укучыларыбыз булуы сокландыра. Матбугатка язылу чорында ункөнлек узу да күпкә отышлы. Газеталарга арзан, ташламалы бәядән язылу мөмкинлеге туа. Октябрь аеның 6нчы числосыннан “Әтнә таңы” газетасына бары тик 993 сум 84 тиенгә язылу мөмкинлеге бар. Кайберәүләр бәясен кыйммәт, дип зарланса да, кибет киштәләрендәге әйбер бәяләрен күргәч, газета бәясе бик арзанга чыга. Әле алты ай дәвамында район тормышы белән танышып бару мөмкинлеге дә бар. Кыскасы, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Соңгы айларга калдырмыйча, газетага вакытында язылып калырга тырышыгыз. Газетага язылу бәясе – 993 сум 84 тиен. Район яңалыгы, аның кешеләре, тарихы, тормышы, сулышы, нәкъ менә район газетасы битләрендә чагылыш таба. Һәм беркая да юкка чыкмый, гомергә тарих булып газета битләрендә саклана.


Нет комментариев