Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Әтнә үзәк больницасында беренче тапкыр лапароскопик операция ясалды

Әтнә район үзәк больницасында беренче тапкыр лапароскопик операция ясалды.

Лапароскопик операция, гади генә телдә әйтсәк тишек кенә тишеп ясалды. .

Холецистектомия, тиредә тишек ярдәмендә үт куыгын алу буенча мастер-классны операцион бригада өчен медицина фәннәре докторы, профессор, табиб-хирург-эндоскопист Чугунов Александр Николаевич үткәрде.

"Операция уңышлы үтте. Хәзер пациент палатада һәм тиздән аны өйгә җибәрергә уйлыйбыз. Алга таба даими практикага холецистектомия, бүсер һәм аппендектомиянең лапароскопик операцияләрен кертергә уйлыйбыз. - диде Әтнә үзәк район больницасының баш табибы Эльдар Яруллин.

Фото ГАУЗ "Атнинская ЦРБ" вконтакте челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев