Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Бәрәскә командасы зона этабында катнашты

Югары Осланда «Зарница» хәрби-спорт уенының зона этабы узды. Анда Югары Ослан, Яшел Үзән, Әтнә, Арча һәм Балтач районнарыннан белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. Безнең район исеменнән Бәрәскә урта мәктәбе командасы чыгыш ясады. Җитәкчеләре Нәкыйп Мәгъсүмов.

Ярышлар башланыр алдыннан, Югары Ослан районының "Чемпион" спорт комплексы каршындагы мәйданда, егетләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Фәйрушин, хәрби комиссар Рәшит Фәсхетдинов, мәгариф бүлеге начальнигы Разилә Яковлева һәм Юнармия штабы начальнигы Василий Соляр сәламләде. Искәртеп узабыз, киләчәктә Ватанны саклаучылар җитәкчеләр алдында матур парад формасында чыгыш ясады.

Биредә командалар "Строевая подготовка", "Визит карточкасы" этапларын уздылар.

Мәдәният һәм ял паркында кыска һәм озын дистанциягә йөгерделәр, ераклыкка граната ыргыттылар, шулай ук аларга көч гимнастикасы һәм туристлар өчен киртәләр полосасы этапларын үтәргә туры килә.

Туристлар өчен киртәләр полосасы катлаулы этапларның берсе, әмма иң кызыклысы да булган.

"Жемчужина" бассейнында командалар 50 метрлы дистанциягә йөздгәннәр, ә "Чемпион" СК-сында аларга тарих турында белемнәрен "тарихның сугыш битләре" викторинасында күрсәтергә туры килгән. Югары Ослан гимназиясе базасында командаларга Калашников автоматын тулысынча сүтеп җыярга, пневматик винтовкадан атарга һәм тормыш иминлеге нигезләрен белүне практикада күрсәтергә кирәк булган.

Судьялар һәр этапны катгый бәяләгәннәр. Хәрби-спорт уенында катнашучыларның барысы да яхшы әзерлек күрсәткәннәр.
Судьялар коллегиясе һәм жюри әгъзалары бәяләвенчә, хәрби-спорт уенының зона этабында Балтач районы командасы җиңүче булган, икенче урында-Югары Ослан яшь армиячеләре, өченче урында-Яшел Үзән командасы. Шулай ук шәхси беренчелектә үзләрен күрсәткән җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм медальләр белән бүләкләгәннәр. Алара арыснаң безнең район укучылары да бар..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев