Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Бу хакта ишеткән идегезме - ГТО нормативлары үзгәрә

28 марттан ГТОның яңа нормативлары тәкъдим ителде

2023 елның 1 апреленнән нәрсәләр үзгәрәчәк соң:

1.  Яшь баскычлары 11 урынына 18 була:

- мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 1 нче баскыч (6-7 яшьлекләр өчен) кертелде;

- балалар һәм яшүсмерләр өчен бер баскычтан икенче баскыч аралыгы (ступень) 2 ел дип билгеләнде;

- өлкәннәрнеке 5 елга озайтылды.

2. Тизлек, чыдамлылык, сыгылмалылык, көч, гамәли күнекмәләрнең нормалары үзгәртелде. Шул ук вакытта һәр блокта 1 генә норматив үтәргә кирәк! Катнашучы моны үзе сайлый!

ГТО нормаларын үтәү тагы да җиңелләште, чөнки элек  аерымлык билгесен алу өчен 7, 8, 9 норматив үтәргә кирәк булса, хәзер, исә, бронза һәм көмеш аерымлык билгесен алу өчен 5 норматив, ә алтын билге өчен 6 норматив үтәү дә җитә.  

3. Бик аз кулланыла торган нормативлар үзгәртелде:

- 2 нче баскычта “60 метрга йөгерү” “30 метрга йөгерү”гә алыштырылды;

- яшүсмерләр арасында “2 һәм 3 км йөгерү” “1,5 һәм 2 км”га алыштырылды;

- яшүсмерләр арасында “чаңгыда 5 км йөгерү” 3 км белән алыштырылды.

- “Йөгереп килеп озынлыкка сикерү” бетерелде.

    -  өлкән яшьтәгеләрдә “1000м аралыгына йөгерү” нормативы кертелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев