Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Бүген мобилизацияләнүчеләрне озаттылар

Бүген Арча һәм Әтнә районнары буенча өлешчә мобилизацияләнгән егетләрнең чираттагы төркеме Казанга китте.

Аларны озатырга әти-әниләре, якыннары, дуслары, хатыннары, балалары, район җитәкчеләре  килгән иде. Шулчак ир-егетләрне озатырга килгән әниләргә, хатыннары янында басып торган  мобилизациялүчеләрнең берсе: “Барысы да яхшы була, борчылмагыз”, - дип куйды. Аның кем  булуы белән кызыксындым. Арча шәһәрендә гомер итүче Рамил исемле ир-ат булып чыкты ул. 

Һәрвакыттагыча егетләрне иң элек исемләп барлап чыктылар. Аннары якыннары белән  аралашырга мөмкинлек бирделәр. Улларын озаткан әниләргә, ирләренә һәрвакыт терәк булырга  торган хатыннарга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Егетләребезгә исән-имин әйләнеп кайтырга  насыйп булсын. Улының җылы кочагына сыенып, көчле иңнәренә башын салган Сәлимә ханым да:

- Ир-егетләребез барысы да исән-сау кайтсыннар. Кул бармакларындагы тырнаклары да  кителмәсен хәтта, - диде. Аның изге теләкләренә “Әмин” дип кенә куясы килә.

Уллары белән ирен озатырга килгән Гөлназ ханым да:

-Гаиләләре булган ир-егетләребезгә хатыннары, балалары янына, өйләнмәүчеләргә әти- әниләре янына сау-сәламәт булып, исәнлектә кайтырга насыйп булсын, - диде. 

Теләкләрегез Аллаһы Тәгаләнең “Әмин” дигән сәгатьләренә туры килсен. Исән-сау кайтыгыз,  егетләр.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев