Дәүләт Думасында майдагы ялларны 10 көнгә кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр
Соңгы хәбәрләр

Дәүләт Думасында майдагы ялларны 10 көнгә кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр

Майдагы ялларны 10 көнгә кадәр арттырырга кирәк.

Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, «Яңа кешеләр» партиясе депутаты Владислав Даванков производство календарена шундый үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.

1-10 май аралыгын ял көннәре итәргә кирәк. Парламентарий фикеренчә, мондый чара бакчачыларга яшелчәләрне иртәрәк утыртырга һәм азык-төлек белән тәэмин итүне җайга салырга ярдәм итәчәк. Бу шулай ук кешеләргә гаилә һәм дуслары белән күбрәк вакыт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Даванков билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, Россиядә озакка сузылган яллар оештыруга бәйле тәҗрибә бар инде.

Быел календарьда 30 апрель, 1 май һәм 7-10 май ял көннәре буларак билгеләнгән. Ә 4-6 май көннәрендә эшләячәкбез.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/daulat-dumasynda-maidagy-yallarny-10-konga-kadar-ozaityrga-takdim-ittelar-5852727


Нет комментариев