Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Ир 92 яшьлек картка әйләнә

Ял көннәрегез матур үтсен. Бер елмаеп алыйк әле.

– Миңа иртәгегә кадәр мең сум биреп тора алмыйсыңмы?

– Бирә алам. Ләкин иртәгә кайтармасаң, миннән беркайчан да бер тиен дә ала алмаячаксың!

– Алай булгач, биш мең биреп тор инде...

***

– Хатыннар иң акыллы ирләр белән дә уртак тел таба ала, ә ахмаклар белән – иң акыллылары гына.

***

Беренче сөюнең бөтен сихрилеге аның икенчесе булачагын белмәүдә.

***

Хатыннар матур ирләргә түгел, ә чибәр хатынлы ирләргә игътибар итә.

***

Биш чакрым йөгереп кайту гомерне ярты сәгатькә озынайта, тик гомернең 40 минутын ала.

***

Ресторанда ир белән хатын Мәрҗән туйларын бәйрәм итәләр. Шул чак фея килеп керә дә:

– 35 ел бергә матур гомер кичергәнегез белән котлап, бүләккә икегезнең дә берәр теләгегезне үтәячәкмен, сорагыз, – ди.

Хатын:

– Ирем белән дөнья буйлап сәяхәткә барыр идем, – ди.

Шул ук минутта кулында аның лайнерга ике билет пәйда була. Иренә чират җиткәч, ул уйга кала. Бераздан:

– Сәяхәт итү, әлбәттә, яхшы! Әмма мондый мөмкинлек гомердә бер генә була. Мин үземә 30 яшькә кече яшь хатын сорар идем, – ди.

Иренең сүзен ишетеп, хатын да, фея үзе дә телсез кала. Әмма әйткән сүз – аткан ук, дигәндәй, фея сүзендә тора. Ул тылсымлы таягы белән иргә кагыла да, ир 92 яшьлек картка әйләнә.

***

Автомәктәптә беренче дәрес. Инструктор укырга килүчеләргә бик озак итеп текәлеп карап торган да:

– Унтугыз хатын-кыз... – дип сузган.

– Шуларның унсигезе сары чәчле... Озакламый мин урамда җәяүләп йөрергә түгел, өйдән чыгарга курка башлармын инде...

***

– Син быел җәй миңа өйләнешәбез дигән идең... – ди кыз егетенә.

– И, сөеклем, җәймени соң бу?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев