Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Халык җыеннары бергә туплый

Районда халык җыеннары дәвам итә.

 Халык җыеннары һәр авыл җирлегендә уза. Авыл җыены-ул халык һәм хакимият вәкилләре арасында үзенчәлекле күпер. Нәкъ менә шундый очрашуларда кешеләр үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры бирә, үз теләкләрен һәм дәгъваларын җиткерә алалар.
 Яңа Шашы авыл җирлегендә узган халык җыенында да халык җитәкчеләргә үзен кызыксындырган, борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Җыен авыл мәдәният йортында узды. Халык белән очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, «Таң» ҖАХК рәисе Сибагатуллин Алмаз, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Илнар Гарипов, шулай ук район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Фотолар Атнинский Муниципальный-Район контакт челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев