Мәдәният өлкәсендә коррупция чалымнары
Район мәдәният учреждениеләрендә коррупция каршы нинди эш алымнары алып барыла. Аны булдырмый калу өчен нинди эшләр башкарыла? Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина белән шул хакта сөйләштек.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе белән кара-каршы сөйләштек.
- Алия мәдәният өлкәсендәге учреждениеләрдә коррупция куркынычсызлыгын киметү өчен нинди чаралар күрелә?
- Өлкә карамагындагы учреждениеләрдә комиссияләр төзелде, коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы затлар билгеләнде. Алар даими рәвештә төрле чаралар турында аңлату һәм профилактикалау буенча эш алып баралар. Хезмәткәрләргә ышаныч югалган очракта, нинди чаралар күренүен һәм эштән азат итүгә кадәр барып җитәргә мөмкинлеген аңлаталар. Һәр ел саен мәдәният учреждениеләренең барлык җитәкчеләре үз керемнәре һәм гаилә әгъзалары турында хисап бирәләр. Әлеге мәгълүматлар районның рәсми сайтында күрсәтелә.
- Сатып алулар булганда һәм милек белән нәрсәләр эшләнә?
- Мәдәният учреждениеләре буенча барлык сатып алулар «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәт күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында» 44нче Федераль закон нигезендә үткәрелә.
Сатып алынган милек учреждениеләр балансына куела, ә исәптән чыгару Әтнә муниципаль районы ПИЗО аша уза.
- Ә гомумән, мәдәният учреждениеләрендә коррупция фактлары турында халыктан мөрәҗәгатьләр киләме?
- 2023 елның 1 октябрендәге мәгълүматларга караганда, мәдәният бүлегенә коррупция яки коррупция күренешләре турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр килмәде. Ләкин сездә вазифаи затның законлылыгына һәм тискәре карашта булуына шикләр булса, 8(84369) 2-32-49 ышаныч телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шул исәптән аноним рәвештә, яки 422750, Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 80 йорт адресы буенча мөрәҗәгать язарга мөмкин.
- Ә халык арасында ниндидер профилактик эш алып барасыз, аларның хокукый культурасын күтәрәсезме?
- Әйе, әлбәттә. Ел саен мәдәният учреждениеләре тарафыннан профилактик чаралар циклы үткәрелә. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәлләр, хокук дәресләре рәвешендә: «Әйдәгез, Намуслы яшик! тематик әңгәмәләр, мәгълүмат сәгатьләре, китап күргәзмәләре, рәсемнәр конкурслары, социаль роликлар күрсәтү һәм истәлекләр тарату буенча акцияләр уза.
- Намуслы сөйләшүегез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев