Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Марат Җәббаров: Мал күп булган хуҗалыкларда сөткә бәя яхшы

Татарстанда бүген сөт бәясе 24 сум булган урыннар да, бәясе 30 сумнан арткан районнар да бар.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөткә бәя турында фикерен әйтте.

«Мал күп булган хуҗалыкларда сөткә бәя яхшы. Ул эш яхшы оештырылган. Терлек аз булган районнарда бу мәсьәләдә кыенрак, чөнки авыл саен каядыр 80, каядыр 100 литр гына сөт булса, машина чыгымнары да күбрәк», - дип белдерде министр.

Марат Җәббаров әйтүенчә, Татарстанда бүген сөт бәясе 24 сум булган урыннар да, бәясе 30 сумнан арткан районнар да бар. «Һәр районда бу эш төрлечә оештырылган. Кооперативлар булган җирдә бу эш актив бара. Ай саен анализ бара, районннар, кооперативлар белән эшлибез. Ул мәсьәләне контрольдә тотабыз. Бу сезонның бәяләре начар түгел дип әйтәсе килә», - диде.

Министр авыл халкының эшлеклелеген арттыру буенча дүрт зонада семинарлар үткәрелүен искәртте. Анда да бу мәсьәлә күтәрелгән.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев