Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм китте
Гуманитар ярдәмне бу юлы да Күлле Киме егете Айзат Каюмов алып китте.
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм китте. Бу юлы егетләргә аларның соравы буенча маскировка сеткалары, шулай ук хатын-кызларыбыз күңел җылысын биреп кискән токмачлар да җибәрелде. Моннан тыш, өс-киемнәре, аяк киемнәре дә тупланды. Токмач кисүне ташчишмәлеләр башлап җибәрде. “Өй, йөрәк җылысы кушып әзерләнгән токмачлар, егетләребезнең күңелләренә рәхәтлек өстәр, дип уйлыйбыз, дип яза алар үзләренең социаль челтәрләрендә. Һәм егетләребезгә исән-имин кайтулыран теләп калалар.
Айзат Каюмов бу юлы да гуманитар ярдәмне алып барып җиткереп, егетләребезгә исән-сау булып туган як җылысын тоярга насыйп булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев