Мәктәпкә бомба куючы миллион сум таләп иткән
Соңгы хәбәрләр

Мәктәпкә бомба куючы миллион сум таләп иткән

Тукай районы Биклән авылы мәктәбен шартлатырга янаган кеше 1 млн сум таләп иткән. Бүген иртән ул Биклән авылында бомба куелганы турында хәбәр җибәрә.

"Мин сезнең мәктәбегезне күралмыйм һәм сездән үч алырга телим. Йөзләгән корбан булачак", - дип язган ир-ат. Акчаны үзенең картасына күчерүне таләп иткән.
Балаларны һәм өлкәннәрне мәктәптән ашыгыч төстә эвакуацияләделәр.

Хәзерге вакытта куркыныч хәбәр җибәргән авторның шәхесен ачыклыйлар.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/min-sezne-mktbezne-kralmyym-bikln-mktben-bomba-kuyuchy-million-sum-talp-itkn


Нет комментариев