Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Мәскәүдә йорт тәрәзәләре астында 34 яшьлек хатын-кыз һәм аның балаларының гәүдәләрен тапканнар

Мәскәүдә 34 яшьлек хатын-кыз һәм аның балаларының үле гәүдәләрен тапканнар. Алар 19 каттан төшкәннәр.

Шаһитлар сүзләренә караганда, хатын-кызның ире шок хәлендә булган, хәтта үз исемен дә әйтә алмаган.
Мәскәүнең Левобережная урамында 34 яшьлек хатын-кызның һәм аның ике баласының гәүдәләрен, биеклектән егылуга хас җәрәхәтләр белән тапканнар. Прокуратурадан хәбәр итүләренчә,бер балага өч яшь булган, икенчесенә әле яшь тә тулмаган.

Telegram-shot каналы мәгълүматлары буенча, хатын-кыз һәм балалар 19 каттан егылып төшеп үлгәннәр. Күршеләр көчле бәрелү, кычкыру тавышларын ишеткәннәр..

Соңрак хатын-кызының һәлак булу алдыннан ялгызлыктан зарлануы ачыклана. Аның дустлары да юк. Ире-хәрби кеше һәм  ул гел эштә. Бу йортта гаилә бер елдан азрак яши. Күршеләребез уңай бәя биргәннәр.

«Лайф» хәбәр иткәнчә, хатын үлем алдыннан хат калдырган. Хатын «Бу авыр, яман дөньяда балаларны калдырасы килми, дип яза. Ул үзенең туганнарыннан һәм иреннән гафу сорый. Язудан күренгәнчә, элек Мәскәү кызы депрессия белән интегә. Соңгы вакытта тормыш аңа күңелсез кебек тоелган..

5 канал мәгълүматлары буенча, Тикшерү комитеты «ике кечкенә баланы үтерү» маддәсе буенча эш кузгаткан.

.Чыганак https://www.om1.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев