Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Рәнҗетмәгез ялгыз калганнарыны

Олы Әтнә авылыннан Гөлшат Нәҗмиева күңел халәтен шушы шигъри юлларга салган.

Рәнҗетмәгез...

Рәнҗетмәгез ялгыз калганнарны,

Болай да бит алар яралы.

Парлап канат каккан чакта

Шартлап сынды ярты канаты.

Күлдә йөзгән ялгыз аккошларның

Белмисез шул йөрәк ярасын.

Йөрәгендә утлы күмер үрли,

Күзләрендә офык арасы.

Аккошлар бит алар сабыр кошлар,

Сиздермиләр йөрәк әрнүен.

Эзлиләр шул алар күрешүне,

Белсәләр дә насыйп түгелен.

Ялгызлык ул бик зур бәхет түгел,

Гомер көзең килеп җиткәндә.

Ялгыз канат ялгыз канат ул.

Оча алмый бары талпына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев