Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Район авылларының берсендә көтелмәгән хәл: күршесе күршесенең башына матик белән суга

Районыбызның бер авылында да көтелмәгән хәл килеп чыга. Иртәнге якта бакчасында тыныч кына эшләп йөрүче ханымга күршесе, көтмәгәндә матик белән баш артына суга.

Зыян күрүче көтелмәгән хәлдән җиргә ава һәм борыны белән бәрелә. Тегесе аның белән генә чикләнми җиргә ауган күршесенең авызына ниндидер сыеклык агызырга маташа. Эшнең асылына төшенеп бетә алмаган хуҗабикә күршесен этеп җибәрә. Тиз генә өенә кереп, киявенә шалтырата. Үз чиратында анысы эчке эшләр бүлеге телефон номерын җыя.

Хуҗабикә ярдәм эзләп урамга чыга, анда күрешесе белән очраша. Соңыннан анысы хуҗабикәнең баш артын чүпрәк белән тотып торуын һәм анда кан да булуын күрә. Хуҗабикә икенче күршеләренә керә. Ә алары исә аңа полиция бүлегенә шалтыратырга тәкъдим итәләр. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре килеп, сораштыру барышында шунысы ачыклана, күршеләр матик белән сугуны да, ярдәм сорап кычкырган тавышларны да ишетмиләр.

Вакыйганың асылын ачыклау вакытында, күрше кешедән дөрестән дә агач матик алына. Әлеге хәл буенча күрше кеше ни дә булса аңлатырга да теләмәде. Бүгенге көндә бу эш буенча тикшерү бара. Судның медицина экспертиза нәтиҗәләрен көтәбез, дип хәбәр итте Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев