Салам рулоннары янып беткән
Көннәр коры тора, сак булыйк. Янгын куркынычсызлыгы зур булган чорга кердек.
Көннәр бик эссе тора. Шуңа күрә дә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен даими искә төшерү, зыян итмәс.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәмәү нәтиҗәсендә, узган атнада Арча районы Шушмабаш авылында рулонлы салам янды. Сүнеп бетмәгән тәмәке төпчеге янгынга китерде. Мизгел эчендә 2 рулонлы салам янып бетте. Әлбәттә, шәхси хуҗалыкка матди зыян да килде.
Әтнә районы Күәм авылындагы булган шәхси хуҗалыктагы янгынның сәбәбе - кыска ялганыш. Йорттагы ут чыбыкларының иске булуы янгынга китерде. Һәрвакыт кисәтеп торабыз: иске ут чыбыкларын вакытында яңага алыштырырга кирәк, дип. Кызганычка каршы, минем белән андый хәл килеп чыкмас, дип уйлыйбыз шул.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсәк, битараф булмасак кына, фаҗигаләрне булдырмый калырга мөмкин.
Илдар Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев