Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Соңгы тәүлектә коронавирус белән авырган 270 кешенең 68ен хастаханәгә салганнар

Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә йогышланган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авырган 68 кеше хастаханәгә озатылган. 202 кеше өендә дәвалана.

Республикада соңгы тәүлектә коронавирусның 270 очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә йогышланган.


Казанда — 156, Чаллыда — 21, Чистайда — 18, Алексеевск һәм Нулатта — сигезәр, Биектауда — җиде, Әлмәттә — алты, Алабуга, Яшел Үзәндә — бишәр, Лаеш, Түбән Кама, Спас районнарында — дүртәр, Яңа Чишмә, Питрәч, Буа, Бөгелмәдә — өчәр, Актанышта — ике, Азнакай, Аксубай, Арча, Югары Ослан, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Саба, Тәтеш, Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле, республикада инфекциянең 34 188 очрагы теркәлгән, 27 017 кеше (шуларның 46 сы — узган тәүлектә) тернәкләнгән.

Республикада барлыгы 1 820 879 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 277 895 кеше икенче дозаны да алган. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/15-11-2021/so-gy-t-lekt-koronavirus-bel-n-avyrgan-270-keshene-68en-hastahan-g-salgannar-5843188

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев