Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Суслонгерны күреп кайттык

Әтнә районы ветераннар советы рәисе Хәмит Галимҗанов ел да җәен үз карамагындагы җирлекләрнең ветераннар советы рәисләрен сәяхәткә алып чыга.

Бер җәйдә Арча шәһәрендә булып, бик күп истәлекле урыннар белән танышып, сок­ланып йөрдек. Икенче җәйдә  Теләчедәге халык музееның искиткеч бай булуына таң калып кайттык. Быел исә күпләрнең йөрәгендә авыр эз калдырган Суслонгерга сәяхәт оештырды. 
    20 май көнне иртән 2 җинел машинада Марий Эл респуб­ликасына юл тоттык. Юлда табигатьнең матурлыгына сок­ланып, юл буйларының чис­талыгына, марилар яшәгән авылларның, юлларнын төзеклегенә, күлләренең күплегенә игътибарны юнәлтеп, 110 км үткәнне сизми дә калганбыз.
     Менә, ниһаять, без Суслонгерда. Безне озата йөруче, Артем килгәнче, Суслонгер зиратының алгы өлешендә булып, Суслонгерның өйрәнү лагеренда (1941-1945 елларда)  авырулардан, ачлыктан үлгән солдатлар исемлеге язылган мемориал такталарны, Арча районыннан мообилизацияләнгән (июль 1941, ноябрь 1943), шушы лагерьда үлгән солдатлар истәлегенә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан куелган һәйкәлне карарга өлгердек.
       Озата йөрүчебез – Сулонгерда яшәүче журналист, белеме буенча тарих укытучысы, тыл эзләнүчесе Артем Цветков. Ул безгә Суслонгердагы  31нче запас укчы бригадасы турында, Подольскидагы Үзәк хәрби архив материалларына нигезләнеп, күп мәгълүмат бирде. Артем үзе бу эзләнү эше белән 2017 елдан бирле шөгыльләнә башлаган.
     “Суслонгерда сугышка кадәр үк Кызыл армиянен  җәйге сборлар үтә торган лагере булган. Аннан  490нчы сапер батальоны солдатлары өйрәнү узган. Сугыш башлангач, мобилизациянең икенче дулкыны вакытында хөкүмәтнен 1941 ел 13 август карары нигезендә, 1941 елның август ахырында, Суслонгерда запастагы 31нче укчы уку-өйрәну бригадасы формалаша.Беренче чакырылучыларны сапер батальоны командирлары каршы ала. Аннан бригаданың үз командирлар составы килә. Бригада составында 4 полк була һәм анда 24000ләп солдат өйрәнү үтә. Солдатлар башлыча Татарс­тан районнары хәрби комиссариатларыннан чакырыла. Шуңа күрә башта бу бригада ТАССРның Бөгелмә шәһәрендә урнашырга тиеш була, ләкин ни сәбәптәндер мари урманына күчерелә. 
Монда татарлардан тыш мари, мордва, чуаш, удмурт, таҗик, үзбәк, рус милләтеннән дә солдатлар була. 30-50 яшькә ка­дәр­­геләр чакы­ры­ла,состав та төрле була. 
Бу лагерьга  бер атна эчендә 4000 гә якын кеше килә.
   Шушы кадәр кешене ашату, торак, кием белән тәэмин итү зур проблема була. Өйрәнүләргә чакырылучылар, «землянка»лар ясау өчен, үзләре урман кисәргә, агач каезларга тиеш булалар. Балта, пычкылар җитәрлек булмый. «Землянка» өчен җир казу да бик авыр була, чөнки көрәкләр җитешми. Балчыкны куллары белән өскә ыргытырга, яисә киемнәренең җиңнәрен бәйләп, шул кием эченә балчык тутырып ташырга тиеш булалар. «Землянка»лар саны да 100дән артык була. Беренче рәттә тора торган «землянка»лар, икенче рәттә складлар, хуҗалык өчен кирәкле «землянка»лар булган.  Ачык һавада учак ягып, зур чаннарда ашарга әзерләгәннәр.Авыр хезмәт кую белән бергә өйрәнүләр алып барган солдатларны бары тик 2 тапкыр ашатканнар. Кызыл армияче паегы 12 төрле булган. 1нче номерлысы очучыларныкы, ул 4500-5000 калорияле, 3нче номерлысы мондагы солдатларныкы (2600 калория). Чагыштыру өчен: хәзерге бакча балалары азыгы калориясенә тиң. Ачлыктан интеккәннәр, күпләре ашказаны җәрәхәтеннән үлгән. Язга бик бетерешеп чыкканнар. Җәен ылыс, үлән, кычыткан, җиләк, гөмбә ашарга туры килгән. Филлиппсола авылы янында полкның ярдәмче хуҗалыгы да булган. Якын-тирә мари авылы кешеләре дә ярдәм иткән. Лагерьдан ерак булмаган урында ике пекарняда көненә 20 тонна ипи пешергәннәр, суны якындагы Пошымер-Көмеш күлдән алганнар. «Землянка»лар янында ашарга пешерергә, юынырга су алу өчен коелар казылган булган. Хәрби кием бөтенесенә дә җитмәгән. Истәлекләрдә: ”3 ай инде өйдән килгән киемдә йөрим, тәмам тузып бетте”, – дигән язмаларны укырга туры килгән. 
Үзләренең якын кешеләре янына азык-төлек, кием-салым алып хатыннары, әниләре 100-200-300 километр үтеп җәяүләп килгәннәр. 
Килүчеләр өчен аерым «землянка» төзелә. Уллары, ирләре белән очрашып, алып килгән күчтәнәчләрен калдырып, шунда йоклап, иртәгесен кайтыр юлга кузгалганнар. Безнең әбиләр дә барган, тик улларын күрә алмаганнар. Аларны сугышка җибәргән булганнар.
    Шушы өйрәнү үзәгеннән 20 000 кеше фронтка китә. Алар арасында минем дә, Кышлау авылыннан барган  Венераның да әтисе бар (Алар Арча районыннан чакырылган). 
Машинага утырып, Мари урманының комлы юлыннан, рәткә тезелгән нарат агачлары уртасыннан барып, Суслонгерның уку лагере капкасы булган урында тукталыш ясадык. Авырулардан, ачлыктан, җәбер-золымнан үлгән райондашларын искә алып куелган һәйкәлләр янында сүзсез басып торабыз. 
Алар Югары Ослан, Кукмара, Азнакай, Саба, Теләче, Әтнә районнарыннан. Быел безнең районныкы тагы да тулыландырылды: Хамит Галимҗанов Бөек Ватан сугышы ордены рәсемен беркетеп куйды. Күңгәрдән Мәхмүт хәзрәт әрвахлар рухына дога   кылды.
  Артем сөйләвенчә, бу тер­риториядә үлгәннәр җир­ләнмәгән. 4 полкның һәр­бер­сен­дә үзенең санчасте булган. Аларда полк  табибы, тагын хәрби табиблар эшләгән. Санчасть 40 урынлык була. Каты авыруларны Суслонгер поселогында урнашкан Казанның 361нче госпиталенең бүлегенә, поселокта урнашкан башка госпитальләргә җибәргәннәр.Йөрәк, ашказаны, үпкә авыруларыннан күбрәк кеше үлгән. Үз-үзенә кул салучылар,  документлар буенча 10нан аз булган.
  1943 елның сентябренда лагерьга хәрби начальник  Климент Ворошилов килә. Шуннан соң бу 31нче запас укчы бригада Мәскәү өлкәсенә күчерелә. 
Лагерь аннан соң да эшләвен дәвам итә. 9 майдан сон да яңа алынганнарны Ерак Көнчыгышка җибәрү өчен әзерлиләр.  
    Артем безгә элеккеге «землянка» урыннарын, тар колеялы тимер юл үткән урынны, Көмеш күлне күрсәтеп сөйләп йөрде. Бу урманнарда ачлыктан, салкыннан, авырулардан үлгән 46-47нче запас укчы дивизия солдатларына куелган һәйкәл янындагы табылдыкларга да игътибарыбызны юнәлтте. Артём Әтнә районы ветераннар советы рәисе Хәмит Галимҗановка ”Воинские захоронения 1941-1945 г. на территории Марийской АССР” дигән китабын бүләк итте, район буенча сорауларыгыз булса, аңа мөрәҗәгать итеп буласын әйтте.
    Шулай итеп, үзәккә үткән Суслонгер җирләрен дә күреп кайттык. Бу сәяхәтне оештырган җитәкчебезгә без бик рәхмәтле.Саваплы эшегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Сөембикә Садриева,     Түбән Бәрәскә авыл җирлеге ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев