Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Татарстан укучыларына яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар теләде

Ул котлауны «МАКС»тагы каналында урнаштырган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучыларын, студентларны һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен Белем көне белән тәбрик итте. Ул котлауны «МАКС»тагы каналында урнаштырган.

«Яңа уку елы сезнең алда яңа мөмкинлекләр ачсын һәм зур казанышлар алып килсен», – дип язган Миңнеханов.

Татарстан Рәисе республика халкына яңа уку елында уңышлар, кызыклы ачышлар һәм шатлыклы көннәр теләде.

Видео: https://max.ru/rustamminnikhanov

 


Нет комментариев