Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә гүзәле - Иске Өҗем кызы Әдилә Ситтигуллина

"Әтнә гүзәле 2022" бәйгесенең район туры узды.

"Әтнә гүзәле-2022" бәйгесенең сайлап алу турлары Күәм һәм Күңгәр мәдәният йортларында үтте. Финалга барысы 8 кыз чыкты. Әтнә гүзәлләре Күлле Киме, Түбән Көек, Өҗем, Кышлау, Олы Мәңгәр, Яңа Шашы, Күңгәр, Күәм авыл җирлекләреннән. Менә алар:-Күәм авыл җирлегеннән Вафина Зәлия; Күлле Киме авыл җирлегеннән Шакирова Зәринә; Яңа Шашы авыл җирлегеннән Халикова Регина; Күңгәр авыл җирлегеннән Сибгатуллина Диләрә; Кышлау авыл җирлегеннән Хидиятуллина Язилә;  Иске Өҗем авыл җирлегеннән Ситтигуллина Әдилә; Түбән Көек авыл җирлегеннән Шамсиева Алия; Олы Мәңгәр авыл җирлегеннән Закирова Алия, Өҗем авыл җирлегеннән Ситтигуллина Әдилә.

Бәйге барышында кызлар җыр-биюгә, тапкырлык һәм кул эшләре буенча да сыналдылар. Сынатмадылар, берсеннән-берсе матур, сөйкемле, уңган-булган кызларыбызга сокланмый мөмкин түгел иде.

Тулырак язма "Әтнә таңы" газетасында. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев