Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә кызлары - Зәйдә!

ТР республикасының "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы бүген Зәй шәһәрендә "Суккан палас өстендә йомры калач" дигән исем астында күчмә утырыш уздыра.

Кызларыбыз Яңа Шашы мәктәбенең ана теле укытучысы Гөлнара Корбанова, Күшәр китапханәчесе Гөлүсә Галимҗанова бүген иртәнге сәгать 4 тә Казан шәһәреннән "Ак калфак"лар белән бергә юлга кузгалдылар. Иртәнге 8 дә алар инде Зәй шәһәреннән хәбәр бирделәр.

Исегездәдер Гөлнара белән Гөлүсә Чүпрәледәге "Ак калфак" утырышында катнашканнар иде http://atnya-rt.ru/news/kon-temasi/tn-kyzlary-glnara-beln-gls-chprled    анда күргәннәрен Әтнәдә узган "Ак калфак"ның район оешмасы утырышында да уртаклаштылар. 

Бүгенге күчмә утырыш та татарның гореф-гадәтләрен искә төшереп,аларны кулланылышта күрсәтүгә багышланган. Ак калфаклы хатын-кызлар "Әбидә кунакта" уен мәйданчыгы эшен караячаклар, икмәк хикмәтләре, сепарат аерту йолалары белән танышып, Имәнлебеш мәдәният йортында Ялчыгол күргәзмәсе белән танышачаклар...

Утырышның эше күп темаларны үз эченә ала, бу хакта тагын хәбәр итәрбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев