Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Әтнәдә булып китте

Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкиле гражданнарны кабул итте

Алдан хәбәр иткәнебезчә, Әтнә районына эш сәфәре белән ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова булып китте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов озата йөрде.

Лилия Петровна биредә  Әтнә коммуналь хуҗалык тарафыннан  эксплуатацияләнә торган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларында булды. Олы Әтнә авылындагы чистарту корылмаларында, су алу җайланмалары – башнялар эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре белән очрашты. Аларның борчыган, кызыксынган сорауларына җаваплар бирде.

Моннан тыш, газлаштыру программасы кысаларында торак йортларда да булды. Олы Әтнә авылындагы, халык телендә “Поле чудес” дип йөртелгән бистәдә өченче кышын электр ягып өен җылыткан Раил Гыймадиев белән очрашып сөйләште. Раилдән газлаштыру программасы буенча эш башланганын белгәч:

  • Аллаһы бирса, быел көзгә йортыгызга газ ялгансын, дигән изге теләген җиткерде.

Бу очракта, Әмин, диясе генә кала. Чөнки электр яккан өчен ай саен 15 мең сум түләгән Гыймадиевлар гаиләсе өчен, газ көтеп алынган кунак булыр инде.

Соңыннан, Лилия Борисова район администрациясе бинасында гражданнарны кабул итте. Бүгенге көндә тарифлар, чүп мәсьәләсенә кагылышлы сорауларга җавапларын бирде. Чүпкә килсәк, Лилия Петровна

  • Объектларда, авылларда булганда шуңа игътибар иттем. Сездә теләсә кайда аунап яткан чүпләрне күрмәдем мин. Чисталык күзгә күренеп тора, дип әлеге эш буенча югары бәя бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Әтнәдә булып китте

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев