Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Тынгы белми яшәү – үзе олы бәхет

Безнең татар хатыны гомер буе заманының сикәлтәле юлларыннан тормыш йөгенең иң авырын өстери. Гомер буе өмет-юаныч белән яши. Сабый чагында тизрәк үсәсе килә, кияүгә чыккач, балалар үстерәм дип канатлана, балалар үскәч, оныкларын кайгырта хатын-кыз.

 Хөрмәткә лаек булган әбием хакында сөйләргә телим.  Әбием Галия Шәрәфиева Әтнә районының Иске Җогып авылында туа. Шул ук авылда  башлангыч белем ала. Аннан Чембулат сигезьеллык мәктәбендә укый. Әбиемнең яшьлек вакыты фермада үтә, аннан күпмедер вакыт шәһәрдә эшләп кайтканнан соң, авылда калып, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә хезмәт куя. 

Гаиләм тарихы
 Совет заманында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагы 1965 елларда барлыкка килә.Күчмә остаханәләр һәм кабул итү пунктлары эшли. Белгечләр заказлар кабул итү  һәм әзер әйберләр китерү өчен ерак торак пунктларга кадәр баралар. Мондый бригадалар составына, гадәттә, заказлар кабул итүче, тегүче, көнкүреш техникасын ремонтлау буенча мас­тер, аяк киеме ремонтлаучы, чәчтараш, фотограф керә. 

Әбием  бик аралашучан, кеше белән бик тиз уртак тел таба торган була. Чөнки эше дә шундый бит, кеше белән сөйләшмичә генә товарны сатып булмый. Кеше ихтыяҗын канәгатьләндерә торган барлык товарлар: кием-салым, аяк киемнәре, урын-җир кирәк- ярак­лары – барысы да әбием кулы аша үтә. 

7  сыйныфны тәмамлаган  елны, ат җигеп, Арча рай­онының Яңа Кенәр авылына барырга туры килә. Ул анда кирәкле кешеләрне күреп, алардан  колхозда чөгендер үстерү технологиясен өйрәнеп  кайтырга  тиеш була. (Бу 1954 нче еллар була) Мәктәптә яхшы билгеләренә генә укыганга, әбиемә ышанып, бу вазыйфаны тапшырганнардыр. Әбиемнең хыялы укытучы булып эшләү була. Ул тарих укытучысы булу турында хыяллана. Әмма абыйсы да, бу вакытта, Казанда югары белем алу сәбәпле, әнисен карарга кеше кирәк була.   Бабаем Идварт та 3 сыйныфны бетергән елны үзе ат җигеп, колхоз басуына тирес түгә торган булган. Әтиләре сугышта булгач, ир-ат хезмәте балаларга калган.Бабам гомер буе колхозда бригадир булып эшләп, районда алдынгы урыннарны биләде. Гадел, җаваплы, үз эшенә чын күңелдән бирелгән хуҗа була. 
 Бәхет ачкычы һәрбер гаиләнең үз кулында. 

Бер-берен хөрмәт итеп, бер дигән балалар үстерәләр. 3 ул һәм бер кыз.  Улларының 3сенең дә үз бизнесы, мебель сату өлкәсендә  эш алып баралар. Татарстан һәм Марий Эл республикасы районнарында  аларның кибетләре эшли. Ә кызлары (минем әнием) балаларны яратканга күрә, укытучы һөнәрен сайлады. Ул гомер буе башлангыч сыйныфлар укытты. Узган ел әниемә “Татарстанның Атказанган укытучысы” исеме бирелде
 Әбием халыкка көнкүреш товарлары сату буенча, Арча районы буенча беренче урынга чыга.(Бу 1985 еллар була) Тырышлыгын бәялиләр. Сату осталыгы бар. Евгений Богачёвны Югары советка депутатлыкка сайлау җыелышында, аның кандидатурасын яклап чыгыш ясауны сорыйлар. (1985-1993 елларда Е. Б. Богачёв халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә министр вазыйфасын башкара). Әбием уңышлы гына Арча мәдәният йортында док­лад белән чыгыш ясый. Эш нә­тиҗәләрен күреп, аны йорт бе­лән бүләклиләр.  Хәзерге вакыт­та ул йортта әбиемнең олы улы яши.
 Әтнә район булганнан соң да әбием атнаның һәр сишәмбе көнендә, районнан килгән машина белән Бәрәңге һәм Морки районы авылларына  товар белән йөри. Халык шулкадәр кунакчыл, кая гына барсаң да, чәй эчәргә чакырып торалар. Атнаның бер көнендә Казан каласына да сату белән барыла. Әбием кеше белән сөйләшкәндә беркайчанда үзен югары куеп сөйләшми.  

Әниемә дә кеше белән аралашканда үзеңне бер баш түбән итеп сөйләш, шулвакытта кешеләрнең сиңа булган хөрмәте  тагы да артыр дип әйтә торган була.

Кешенең хәленә керә белә, акча булгач кына түләү мөмкинлеген бирә, кеше ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен армый-талмый эшли. Шундый заман булган, хәтта башка кия торган бүрек тә дефицит товарга әйләнгән. Андый әйберне сораучысы да күп була бит! Арчага баргач, кирәкле кешесен күреп, бер генә бүрек булса да табып бирүне зинһарлап сорагач, үземә дигәнен генә бирсәм инде дигән җавапны ишеткәч, күңел бер рәхәтлек кичереп, җылы эчле чулкиларны ике сумкага тутырганнан соң, иң өстенә аллы-артлы сумкасын асып, акрын гына Әтнәләр тукталышына кузгала. Халкымның күңеле булсын дип алган товарның авырлыгы да, шуңа кышкы көннең салкынлыгы да өстәлеп, ничек кайтып җитүне күз алдына китерү кыен. Кесә телефоны белән аралашу мөмкинлеге юк. Күңел төшенкелегенә бирелмичә, матур киләчәкне юрап, юлларда йөргәндә җиңеллекләреңне бир дип Аллаһтан сорап, һәрвакыт алга барган. 
     Әбием пенсиягә чыккач, авылда абыстай вазыйфасын башкарды.  Әбием беркайчан да ачуланмый, кешене ничек бар, шулай кабул итә иде. Юмор хисле һәм матур итеп җырлый белде.
    Әбиемнең гаиләсен бәхетле гаиләләр исемлегенә кертергә дә буладыр. Һәр туар таңга куанып, игелекле гамәлләр кылып, хезмәтне сөеп, туган җирен яраткан кешеләр генә шулай матур итеп, башкаларга өлге булып яши ала. 
Мулланур Мифтахов,  Югары Шашы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев