Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Укучылар кышкы каникулларын файдалы уздыралар

"Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә Мәктәптән тыш эшләр үзәге кубогына укучы кызлар арасында волейбол ярышы узды

Мәктәптән тыш эшләр үзәге кубогына узган волейбол ярышында дүрт мәктәп командасы катнашты. Болар: Олы Әтнә, Күәм, Яңа Шашы һәм Олы Мәңгәр мәктәбе командалары.

Кызлар бик матур уеннар күрсәттеләр.

- Башка елларны командалар күп була иде. Узган ел да мәсәлән җиде команда иле. Ә быел бары тик дүртәү генә, - дип көрсенде үзәк директоры Эльмира Мәгьсумова.

Ни кызганыч, бүген балаларны телефон, гаджетлардан аерып алуы бик кыен шул.

Ярышта катнашкан комвндаларга афәрин диясе генә кала.

Урыннарга килгәндә, беренче урында Күәм, ягьни мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы. Икенче урында Яңа Шашы, өченчедә - Әтнә, дүрттә Мәңгәр командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев